

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эш графигын ял белән бергә алып бара. Ялда булуына карамастан, республика җитәкчесе атаклы «Красноусольск» шифаханәсендә туктады, биредә ул рәсми булмаган аралашудан шунда ук тармакны стратегик үстерү мәсьәләләренә күчте.
— Безнең шифаханәләр – ял итү өчен иң яхшы урын дип саныйм. Бу минем генә фикерем түгел, ә ел саен монда килүче республиканың меңләгән халкы һәм кунаклары фикере дә, — дип билгеләп үтте Хәбиров.
Шушы форсаттан файдаланып, төбәк башлыгы Башкортстан шифаханәләренең киләчәге турында эш киңәшмәсе үткәрде. Аның сүзләренчә, сигез дәүләт шифаханәсе — ул гаять зур актив, ул бары тик республика милкендә генә калырга тиеш.
Фото: Радий Хәбироаның шәхси каналынан алынды