+30 °С
Облачно


Республика халкын һава торышы начарлану сәбәпле уяу булырга чакыралар. 28 июльдә көндез Башкортстан территориясендә урыннарда көчле җил-давыл көтелә. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм төбәк хакимияте саклык чараларын үтәүне сорый:
агачлар астында качынып тормаска;
реклама такталарыннан һәм тотнаксыз корылмалардан читләшергә;
электр тапшыру линияләреннән ерак торырга.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта бердәм ашыгыч хезмәтләр номеры — 112 буенча шалтыратырга кирәк.