Новости
28 Июля , 07:39

Радий Хәбиров атучыларны котлады

Дөнья кубогының бронза медале Белоретка юл тота.

Радий Хәбиров атучыларны котладыРадий Хәбиров атучыларны котлады
Радий Хәбиров атучыларны котлады

Спортчы Матвей Потапов һәм аның тренеры Анатолий Посаженников мактау пьедесталына күтәрелде.

Белорет егете ату спортының ике титанына гына оттырды: Олимпиада алтын медале иясе кытайлы Чанхун Чжанга һәм дөнья чемпионы исемен берничә тапкыр яулаган венгр Иштван Пенига.

Россия спорт мастеры Матвей Потапов өчен әлеге пьедестал дүртьеллыктагы төп стартларга билет була ала хәзер. Башкортстан ату мәктәбе тәрбияләнүчесе киләчәк Олимпия уеннарында катнашу өчен милли команданың төп кандидаты буларак карала.

«Чын күңелдән белоретлы Матвей Потаповны һәм аның остазы Анатолий Посаженниковны Дөнья кубогында искиткеч чыгышлары белән котлыйм! — дип язды Радий Хәбиров.»

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас