Новости
26 Июля , 19:16

Оператив штаб утырышы

Радий Хәбиров утырыш җыйган:

Оператив штаб утырышыОператив штаб утырышы
Оператив штаб утырышы

Атна уртасында Радий Хабиров Салават шәһәрендә оператив штаб утырышы үткәрде. Чара Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, оборона ведомствосы һәм «БАРС» отряды катнашында узды. Утырышның сәбәбе — Салават нефть-химия комплексына ясалган иң массакүләм пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменең нәтиҗәләрен тикшерү иде. «Биредә көчле күпкатлы оборона урнашкан, шуңа күрә Оборона министрлыгы, БАРС отряды һәм предприятиеләрнең үз көчләре белән аларны юк итәргә яки ориентлашуларын бозарга мөмкин булды», — дип хәбәр итте төбәк башлыгы. Хабиров гражданнарга саклык чараларын үтәргә, ә очкыч кыйпылчыкларына тап булган очракта 112 номерына шалтыратып, мөстәкыйль гамәлләр кылмаска кушты.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас