

24 июнь көнне «Башкортостан» Дәүләт концерт залы мәйданында балалар фольклориадасының иң якты вакыйгаларының берсе — Дуслык әйлән-бәйләне узды. Бердәмлек билгесе итеп, төрле халыклар һәм мәдәниятләр вәкилләре булган меңнән артык бала кулга-кул тотышып, төп фикерне күрсәтер өчен түгәрәк ясады: барлык аермаларга карамастан, Россия халкы — ул зур һәм тату гаилә. Бердәмлек, тынычлык һәм үзара аңлашу бу масштаблы чараның девизы булды.
Чарада катнашучыларга Россия мәдәният министры Ольга Любимова мөрәҗәгать итте. Үзенең сәламләү сүзендә ул быелгы җәйге көннәрдә Башкортстан Республикасының илнең төрле почмакларыннан килгән меңләгән кунакны кабул итүен ассызыклады. Аның сүзләренчә, балалар фольклориадасы бары тик бәйрәм генә түгел, ә балалар һәм яшьләр фольклор сәнгатен үстерүнең яңа юнәлешләрен билгеләүче зур иҗади лаборатория дә. Бу үзеңнең музыкаль һәм бию мирасыңны тәкъдим итү генә түгел, ә яңа дуслар табу өчен дә уникаль мөмкинлек. Чыгыш ахырында министр оештыручыларга, педагогларга, остазларга һәм ата-аналарга яшь буынны тәрбияләүдә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда керткән зур хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.