Новости
13 Июня , 06:02

Радий Хәбиров ПМЭФ-2026да

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 29-нчы Петербург халыкара икътисади форумыннан үзенең шәхси тәэсирләре турында сөйләде.

Радий Хәбиров ПМЭФ-2026даРадий Хәбиров ПМЭФ-2026да
Радий Хәбиров ПМЭФ-2026да

Төбәк җитәкчесе ПМЭФ-2026да катнашкан зур командасына рәхмәт белдерде. Ул шулай ук республикага, аның күргәзмә стендына һәм гомумән «безнең икътисад белән» кызыксынуын билгеләп үтте. Туктаусыз режимда фикер алышулар уздырылды, төрле килешүләргә кул куелды.

«Без үз алдыбызга куйган төп бурыч — республиканы таныту, аны тәкъдим итү, нинди генә авырлыклар булуга карамастан, яхшы эш темпында торуыбызны, көчебез, энергиябез, оптимизмыбыз тулы булуын без үтәдек, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә. — Белгәнегезчә, ил Президенты Владимир Путин Милли инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингы нәтиҗәләрен ясады. Башкортстан Республикасы бу рейтингта өченче ел рәттән өченче урынны яулады».

Фото: Радий Хәбировның шәхси МАХ каналыннан алынды.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас