Новости
29 Мая , 18:09

Башкортстанда һава торышы

Башкортстан халкына җәйнең беренче айларында һава торышы сюрпризлар әзерләгән

Башкортстанда һава торышыБашкортстанда һава торышы
Башкортстанда һава торышы

Башкортстанда эссе һава торышы тиз генә кайтмаячак. Майның соңгы көннәрендә һәм июнь башында һава температурасы +20 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганасы +13 градустан күтәрелмәячәк.

«Фобос» үзәгендә хәбәр итүләренчә, һава температурасы 4 июньнән күтәрелә башлаячак – көндез +22, +23 градуска кадәр. Айның өченче декадасы башында гына +25 градустан югарырак булачак. Июньнең соңгы көннәрендә термометр баганасы +30 градуска кадәр һәм аннан да югарыракка күтәреләчәк. Төнлә +17, +19 градус көтелә. Июньнең икенче яртысында һәм июльнең беренче яртысында явым-төшемнәр аз булачак.

Июльнең беренче декадасы эссе булыр дип фаразлана, термометр баганалары +30 градустан югарыракка күтәреләчәк. Айның икенче яртысында көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +20, +25 градуска кадәр төшәчәк. Шулай ук көчле явым-төшемнәр ихтимал.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас