

Рөстәм тау башына адымын 20нче майда ясаган, ә моңа чаклы ул күп еллар дәвамында бу хыялны йөрәк түрендә саклап йөрткән, тормышка ашырыр өчен күпме тир түккән! Рөстәм хәлендә булган бүтән берәү булса, әллә кайчан кулын селтәр иде, ә Нәбиев кулларына ышанып дөньядагы иң биек үргә күтәрелде!
"Ахырга кадәр көрәшегез! Бирешмәгез! Нәтиҗә барысын да аклар",- ди ул. Һәм әлеге цитата гади күтәренке рухлы җөмлә генә түгел, бу Рөстәмнең төп яшәү принцибы.
Котлыйбыз, Рөстәм! Сез республикабзның, илебезнең асыл ташы, күпләребезгә үрнәк алып яшәрдәй кеше, тере легенда. Яулаган үрләрегездә озак еллар балкырга язсын!
Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрләрләреннән алынды.