Новости
13 Мая , 16:36

Иглинда яңа поликлиника

Радий Хәбиров 2026 елда ук төзи башлыйбыз дигән!

Иглинда яңа поликлиникаИглинда яңа поликлиника
Иглинда яңа поликлиника

Иглин авылында күптән көтелгән поликлиниканы быел ук төзи башлыйлар икән. Бу сорау чыннан да күптән өлгергән, район – зур, һәм ул тиз үсүен дәвам итә.

 

Сменасына 600 пациентка исәпләнгән яңа медицина учреждениесен «дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектының «сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль проекты кысаларында төзиячәкбез, диде үзенең МАХ каналында Радий Хәбиров.

 

Быел республика беренчел звеноны модернизацияләүгә якынча 1 млрд сум җәлеп итәчәк. Мондый ярдәм бәяләп бетергесез, соңгы берничә елда ул шәһәрләребездә һәм авылларыбызда сәламәтлек саклау ландшафтын сизелерлек үзгәртергә мөмкинлек бирде.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас