+14 °С
Болытлы


Бастырылган кадрларда Бөрҗән районы матурлыклары, шиханнар, башкорт кыялары таныла. "Безнең зур, матур, мәһабәт Башкортостан! Тынсыз каласың! Бу фотоларда республикада елгаларның кайбер урыннарда ачыла башлавы күренә. Быел җылылык гадәттәгедән иртәрәк килде, һәм хәзер барлык хезмәтләр дә актив рәвештә зур су килүгә әзерләнә", - дип язды Радий Хәбиров. Республика башлыгы шулай ук искәрткәнчә, бүген, 26 мартта, хакимиятнең җаваплы вәкилләре БСТ телеканалының туры эфирында бу эшнең ничек баруы турында фикер алышачаклар.