-8 °С
Болытлы
Беренче дәрәҗәдәге режим Благовещенск, Белорет, Сибай, Учалы, Мәләүез, Күмертау, Бәләбәй, Нефтекама, Туймазы, Октябрьский, Ишембай, шулай ук «Транснефть-Урал» объектлары һәм башка районнар өчен кертелгән. Икенче дәрәҗәдәге җитдирәк режим-Уфа, Стәрлетамак һәм Салават өчен. Предприятиеләр бу чорда, режим дәрәҗәсенә карап, ташландыкларны киметергә тиеш. Беренче дәрәҗә зарарлы матдәләр концентрациясе нормадан 1 тапкырга, икенчесе — 3 тапкырга, өченчесе 5 тапкырга артыграк булганда игълан ителә.