Радий Хәбиров инициативаларны хуплавы, республикага җылы мөнәсәбәте һәм игътибары өчен Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Валентинович Мантуровка рәхмәтен белдерде. 8 мартта алар республикада Флагман инновацион предприятиеләрнең ничек эшләвен карадылар.
Башкортстан сәнәгате, хәтта катлаулы шартларда да, үзен тотрыклы хис итә. Компанияләр гамәлдәгеләрен модернизациялиләр һәм яңаларын булдыралар, инновацион технологияләр кертәләр һәм конкурентлыкка сәләтле продукция чыгаралар.
"Бу тырышлыкларның федераль ярдәм белән бергә нәтиҗә бирүе мөһим. Соңгы биш елда сәнәгать җитештерүе күләме бездә 23 процентка арткан. Алга таба эшлибез", - дип уртаклашты республика башлыгы үзенең МАХ каналында.
Фото: Радий Хәировның шәхси МАХ каналыннан алынды.