-15 °С
Болытлы
Март ае Башкортстанда яшәүчеләрне берьюлы ике озын ял көне белән сөендерәчәк. Исегезгә төшерәбез, язның беренче аенда Халыкара хатын-кызлар көне һәм Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Быел 8 Март якшәмбегә туры килә, шуңа күрә бәйрәм көне дүшәмбегә, 9 мартка күчерелә. Биш көнлек эш атнасында республика халкы өч көн рәттән — 7, 8 һәм 9 мартта ял итәчәк, аннары дүрт көн эшләячәк. 2026 елда Ураза бәйрәме җомга, 20 мартка туры килә. Шул рәвешле, дүрт эш көненнән соң өч көнлек ял көне булачак — 20 марттан 22 мартка кадәр.