-7 °С
Болытлы
Документларны гадәттәгечә тикшерер урынына машина йөртүчеләргә ныклы сәламәтлек теләделәр һәм сувенирлар тапшырдылар. Котлаулардан һәм сувенирлар тапшырудан тыш, инспекторлар иң мөһиме-юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында да онытмадылар. Алар кыскача гына юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәрттеләр, бигрәк тә балаларны тотып тору җайланмаларын куллануның һәм юлларда, юл аша чыкканда, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеген ассызыкладылар, чөнки Әни өчен балаларының иминлегеннән дә кыйммәтлерәк нәрсә юк бит.
Фото: dzen.ru