Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2025, 18:56

Яшь журналистлар

Стәрлетамакта "Яшь журналист" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Яшь журналистлар
Яшь журналистлар

 

Конкурс  Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырылган. Ул яшь журналистларның иҗади сәләтен һәм телебезгә мәхәббәтен үстерүне максаты итеп куя. Бәйгедә татар, урыс, башкорт, чуаш телләрендә эшләр кабул ителде.

Быел конкурста татар телендә язучы журналистлар арасында җиңүчеләр булып Уфа фән һәм технологияләр университетының 4 курс студентлары Айгөл Рамазанова һәм Азалия Исмагыйлова танылды.

 

Айгөл һәм Азалия яшь булуларына карамастан, инде күптәннән милли басмаларда актив рәвештә мәкаләләр бастырып киләләр. Аларның иҗатлары татар мәдәниятен һәм телен популярлаштыруда мөһим роль уйный.

 

Котлау сүзләре белән чыгыш ясаганнар, яшь журналистларның иҗатларын дәвам итүләрен, татар телен һәм мәдәниятен тагын да киңрәк тарату өчен тырышуларын теләделәр.

Катнашучыларга уңышлар һәм иҗади яңалыклар телибез! Сезнең эшләрегез һәрвакыт халыкка илһам бирсен, ә туган телләребез һәм мәдәниятләребез сезнең белән бергә үссен!

 

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас