Анда барлыгы 1430 телефон шалтыратуы кабул ителгән. 7 меңнән артык мөрәҗәгать алынган. Күпчелек сораулар коммуналь хуҗалык, юллар, төзекләндерү хакында булган.
Мәскәү дәүләт университетының икенче курс студенты, чыгышы белән Салават районыннан булган Гайсар Мөхәммәтҗанов киләчәктә үзенең Башкортстан Башлыгы булырга теләвен белдерде һәм Радий Хәбировның уңышка ирешү серләрен сорады.
Радий Хәбиров: “Иң мөһиме бирешмәскә!” дип җавап бирде һәм шундый энергияле, актив егет белән урынын бүлешергә риза булуы турында шаяртты.
Уфада яшәүче укучы Солтанморат Гыйззәтуллин башкорт телендә мультфильмнар төшерү белән кызыксынды. Республика Башлыгы андый мультфильмнар булуын әйтте, малайга Яңа елга Камил Бузыкаев төшерәчәк портретны бүләк итәргә ышандырды.