Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2025, 00:25

III Бөтенроссия Тарихны саклаучылар слетын ачу тантанасы

Бу вакыйга илебезнең 75 төбәгеннән перспектив, актив яшьләрне бергә җыйды.

III Бөтенроссия Тарихны саклаучылар слетын ачу тантанасы
III Бөтенроссия Тарихны саклаучылар слетын ачу тантанасы

Уфада III Бөтенроссия Тарих саклаучылар слетын ачу тантанасы булды, ул илебезнең тарихи мирасын саклау һәм популярлаштыру хөрмәтенә җыелды. Әлеге чара "Беренчеләр хәрәкәте" кыслаларында эш итә һәм тарихи кыйммәтләрне өйрәнү һәм саклау белән кызыксынган яшьләрне берләштерүгә юнәлдерелгән инициативаны чынга ашыра.

 

Бу көнне чарага дәрәҗәле кунакларның чыгышлары аеруча зур әһәмият бирде. Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров яшь буынны тарихи хәтерне сакларга ярдәм итүче проектларга җәлеп итүнең мөһимлеге турында сөйләде. Ул слетта катнашучыларны активлашырга һәм безнең илдәге байлыкка игътибар итәргә өндәде.

 

Мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин мәгариф аша гына яшьләр үзләренең мәдәни мирасын чын-чынлап аңлый һәм бәяли алачагын әйтте. Аның сүзләре җыелыштагыларның барысына да үгет-нәсыйхәт булды.

 

Беренчеләр Хәрәкәте Идарәсе Рәисе Урынбасары Ксения Янова Башкортстанның кунакчыллыгы өчен рәхмәт сүзләрен беодерде. Яшьләрне ачылу тантанасы белән тәбрикләде.

 

Юнармия хәрәкәтенең Үзәк штабы начальнигы Владислав Головин яшьләргә беркайчанда тукталып калмаска, изге анларына хыянәт итмәскә юнәлеш бирде.

 

Бу вакыйга илебезнең 75 төбәгеннән перспектив, актив яшьләрне бергә җыйды. Алар барысы да тарих күләгәгә китмәсен, ә аларның тырышлыгы һәм теләкләре аркасында киләчәктә якты маяк булып балкысын дип хыяллана. Тарихны саклаучылар слеты Россиянең киләчәге — яшьләрнең ышанычлы кулларында икәнлеген күрсәтүче көчле чара булачак!

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас