Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2025, 21:22

Агач күрке - яфрак, адәм күрке - чүпрәк

Бүген «Башкирия» Лайфстайл үзәгенең «Вакыйгалар урыны» залында «Татар Dress-III» фотокүргәзмәсенең рәсми ачылышы узды. Чарада татар милләтенең күренекле шәхесләре һәм Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары да катнашты. Ничек була соң ул "Татар Dress”?

Агач күрке - яфрак, адәм күрке - чүпрәк
Агач күрке - яфрак, адәм күрке - чүпрәк

Эстетик ләззәт, җан җылысы үз милләтеңнең асыл киемнәрен күзәтү мөмкинлеге: барсыда монда — "Татар Dress” та. Кичә башында килгән кунакларны  Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин сәламләде, проектның идея авторына һәм әлббәттә башкарылган вакытта да көч дәрт өстәп торучысы — Гөлшат Сафинага рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Проект турында Гөлшат Сафина:

— "Бу пректыбыз иң үзенчәлекләренең берсе. Татар кешесе, татар рухы һәм бүгенге көн модасы илһамландырды мине. Милли бизәкле киемнәр яки аксессуарларны бит хәзер көндәлектә дә кулланалар, бу күренеш искиткеч, шулчаклы матур, күз күркен шунда ук яулап ала. Максатларның берсе татарның киемен популярлаштыру иде. Әлеге елның фотомодельләре булып Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Айгөл Габдуллина, Айгөл Усманова һәм Эльвира Хан, Булат Миндияров булдылар, ә фотограф гүзәлләрдән-гүзәл Таңсылу Галимова. Аларга бер шалтыратуым җитте, шунда ук тәкъдимне хуплап алып, тиз арада тормышка да ашырдык. Рәхмәт аларга!"

Биредә Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары «Галиябану» спектаклендәге киемнәр белән махсус показ күрсәттеләр. Моңардан тыш, бина милли колоритлы күргәзмә белән уратып алынган иде һәм шулай ук Ләйсән Сираеваның "Зәйнәб" шифалы үлләнәре дегустациягә тәкъдим ителгән иде.

Бүгенге кичнең кунаклары күңелләрен ачып, эстетик ләззәт кенә алмадылар, чәйләр эчеп, Айгөл Усманованың тәмлекәчләре белән дә сыйландылар. Кичә күмәкләп бөек Тукаебызның  "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Проектның дәвамы да булсын иде дигән теләктә калабыз, киләчәктә фотосүрәтләрдә милләтебезнең асыл егетләрен-кызларын күрергә язсын!

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас