Барлык яңалыклар
Новости
11 август 2025, 10:59

«Нур»лар Махачкалага бара!

18-20 сентябрьдә Махачкалада Уфа «Нур» татар дәүләт театрының зур гастрольләре узачак.

«Нур»лар Махачкалага бара!
«Нур»лар Махачкалага бара!

Гастрольләр Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы нигезендә «Росконцерт» федераль дәүләт бюджет учреждениесы  тарафыннан оештырыла. «Зур гастрольләр» программасының төбәкара юнәлеше кысаларында Алим-Паша Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театры сәхнәсендә Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт элмәге», Эсфир Яһудинның «Коеп куйган фәрештә», Илдар Юзеевның «Тау» спектакльләре күрсәтеләчәк.

Русия Федерациясе мәдәният министры ОльгаЛюбимованың сүзләренә караганда, «Бөтенроссия гастроль-концерт планының төп максаты – илнең мөмкин кадәр күбрәк халкын безнең милли коллективлар һәм театрлар иҗаты белән таныштыру. Ел саен проектка яңа катнашучылар кушыла, һәм без иҗади гаиләбезнең даими үсүенә бик шатбыз. Шулай итеп, уникаль мәдәни традицияләребез, музыка һәм театр мәктәпләребез сакланып кына калмый, ә бөтен Русия күләмендә яңа тамашачыларын да таба».

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының директоры Фирзәт Габидуллин: «Дагыстан Республикасының башкаласына гастрольләр – «Нур» театры коллективы өчен күптән көтелгән вакыйга. Күпмилләтле Дагыстан төрле телләргә, мәдәниятләргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә бай. Бу сыйфатлары белән ул йөзләгән милләт вәкиле яшәгән Башкортстанга охшаш. Уфа «Нур» татар дәүләт театры һәм тел буенча аңа тугандаш А.-П. Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театры арасында иң яхшы иҗади казанышларны үзара алмашу - Россиянең тугандаш халыклары арасында рухи һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту юнәлешендә мөһим вакыйга. Моннан тыш, безнең театрның гастроль туры 1995 елның 16 маенда Дагыстан  һәм Башкортстан Республикалары Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануга 30 ел тулуга багышланган», - дип ассызыклый.

Айгөл ЮЛЬЯКШИНА.

«Нур»лар Махачкалага бара!
«Нур»лар Махачкалага бара!
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас