Чарага меңләгән кунаклар, Башкортстанның традицион кухнясын яратучылар җыелды. Каран авыл советы осталары әзерләгән 250 килограммлы зур бәлеш бәйрәмнең чын символы булды. Бу уникаль ризык өчен махсус ике метрлы зур табак һәм махсус мич әзерләнгән.
Беренче дегустаторлар-махсус хәрби операция Геройлары һәм аларның гаилә әгъзалары — уникаль ризыкны бәяләделәр һәм милли ризыкның кабатланмас тәменнән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Тамак ялгаганнпн соң, кунакларны бай күңел ачу программасы шатландырды: Ландыш Нигъмәтҗанова, Альбина Килдиярова, Илшат Яппаров, Ирек Зарипов кебек татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары концерты.
Моннан тыш, фестиваль территориясендә төрле милләтләрнең милли ишегаллары ачылды, аларның һәркайсы үз мәдәниятенең традицион элементларын, шул исәптән аш-су, һөнәрчелек һәм милли киемнәрне тәкъдим итте. Төрле мастер-класслар, фотозоналар һәм интерактив мәйданчыклар да күз уңын яулап алды. Килгән кунаклар милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр атмосферасына баштан аяк чумды дисәк, ялгышмасбыз.
Фестиваль ел саен үткәрелә һәм үзенең популярлыгы аркасында Бүздәк районының һәм бөтен Башкортостан Республикасының визит карточкасы исеменә дә лаек инде хәзер. Чараның төп максаты булып халык ашлары һәм иҗаты призмасы аша Башкортстанның бай мәдәни мирасын популярлаштыру, саклау һәм үстерү булып тора.