Новости
10 Июня 2025, 15:12

Егет тәрәзәдән егылып төшкән 2 яшьлек кызны коткарган

Нефтекамада яшүсмер-Данил Валитов өченче каттан егылып төшкән 2 яшьлек кызны коткарды. "Мин аны күргәч, йөгереп килдем..."

Егет тәрәзәдән егылып төшкән 2 яшьлек кызны коткарганЕгет тәрәзәдән егылып төшкән 2 яшьлек кызны коткарган
Егет тәрәзәдән егылып төшкән 2 яшьлек кызны коткарган

"Мин йөгереп килдем, кулларымны суздым, һәм шул вакытта бала егылды. Минем кулыма төште, ләкин егылу тизлеге аркасында бераз бәрелде. Әмма фаҗига булмады"- дип сөйләгән герой.

 

Ул ашыгыч ярдәм чакырткан, ә аның дус кызы Камила егылып төшкән кызның әнисен уяткан. Ул төнге сменадан соң ялгыш йоклап киткән. Кыз хастаханәгә озатылган, аның хәле начар түгел.

 

Йоклап киткән әни егеткә күпме генә рәхмәт әйтсәм дә аз була ди.

 

Данилның әти-әнисе улы белән горурлана: «без аның кирәкле вакытта, кирәк урында ярдәм кулын суза алганына шатбыз».

Данил 9 нчы сыйныфны тәмамлагач машина төзелеше көллиятенә керергә планлаштыра.

Чынында, шушы егет кебек кешеләр күбрәк булса, илебез дә чәчәккә генә күмелеп утырыр иде!

Фото: КП-УФА

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас