

Ул шул ук урында — Уфадагы Совет мәйданында — 30 майдан 1 июньгә кадәр узачак. Быел программа сүз көченә һәм аның төрле тарихи чорлардагы роленә багышлана.
Ярминкәдә Россия, Беларусь, Иран, Казахстан һәм Кыргызстаннан 100 дән артык нәшрият катнашачак. Безгә телевидение алып баручысы Оксана Федорова, Язучылар берлегенең беренче сәркатибе Владимир Мединский, шагыйрь һәм СВО катнашучысы Сергей Нихаенко, Донбасс шагыйрәсе Анна Ревякина, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин, Россия Дәүләт китапханәсе генераль директоры Вадим Дуда, язучы Олег Рой һәм башка бик күп шәхесләр киләчәк!
Кунакларны һәр көн 11:00дән 21:30га кадәр һәр зәвыкка һәм һәр яшькә туры килә торган чаралар программасы көтә.