+6 °С
Ясно
7 апрельдә Уфада Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы биш катлы йортның икенче катында янгын чыгып, өч кешенең гомерен өзгән. Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын сигез квадрат метр мәйданда ике бүлмәле фатирдан чыккан.
Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә 12 кешене, шул исәптән ике баланы эвакуацияләгән. Әмма коткаручылар һәм медикларның тырышлыгына карамастан, реанимация чаралары 73 яшьлек хатын-кыз һәм 8 һәм 4 яшьлек ике малайның гомерен саклап кала алмаган.
Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына сабырлык телибез.