“Әдәби тукталыш" дип исемләнгән түгәрәкнең туган көне булды бүген. Киләчәктә түгәрәктә әдәбият, нәшрият, мәтбугатка кагылышлы сораулар биреп, борчылулар белән уртаклашып, фикер алышырга мөмкинлек тудырылачак. Каләм тибрәткән яшьләр дә кыйммәтле киңәшләр артыннан монда киләргә мөмкин.
Кичә барышында “Диләфрүз”нең беренче редакторы Дилә Мөхәррәмова Һәм хәзерге редакторы Эльмира Ибраһимова яңа әсәрләр белән таныштырдылар, заманча кыска хикәяләр, мавыктыргыч повестьләр язу серләрен ачарга тырыштылар . Һәм аларның өр-яңа әсәрләре дөнья күргән “Күңел көзгеләре" китабы белән якыннан танышу, мондагы әсәрләргә бәйле сораулар бирү мөмкинлеге дә бирделәр.
Бөтен эшләрне калдырып, мондый тукталышта бер мизгелгә генә булса да тукталырга кирәк. Мондый очрашулар оештырылып торсын, тукталышта торган кешеләрнең китапларга, татар әдәбиятына булган мәхәббәтләренең көче артканнан-арта гына барсын дигән өметтә каласы килә.