Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль , 12:49

Башкортстанны саранча һөҗүме көтә

Җылы кыш аркасында Россиянең 21 төбәгендә саранча һөҗүмен көтәләр. Мондый фараз авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Федераль Россельхозцентр докладында бар.

Башкортстанны саранча һөҗүме көтә
Башкортстанны саранча һөҗүме көтә

Бөҗәкләр һөҗүме Әстерхан, Волгоград, Оренбург, Самара, Саратов, Ульяновск, Чиләбе, Иркутск һәм Новосибирск өлкәләрендә булырга мөмкин.

 

Моннан тыш, белгечләр фаразлавынча, вәзгыять Калмыкия, Дагыстан, Ингушетия, Чечня, Башкортостан, Татарстан, Чувашия, Хакасия һәм Якутия, шулай ук Краснодар, Ставрополь һәм Алтай төбәкләренә кагылырга мөмкин.

 

Россельхознадзорда билгеләп үткәнчә, 2025 елда җир эшкәртүчеләргә 2024 елга караганда 100 мең гектарга күбрәк җир эшкәртәсе бар. Кайбер төбәкләрдә саранчалар таралуга каршы көрәш буенча әзерләнүләр уздырыла башлады инде.

 

Фото: dzen.ru

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: