Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль , 14:05

Яз еланнар белән киләчәк!

Җылы кыш аркасында язын еланнар һөҗүме көтелә.

Яз еланнар белән киләчәк!
Яз еланнар белән киләчәк!

Илебез шартларында рептилияләр өчен кышлау-үлемнең төп факторы булып тора икән. Алар туфракта кышлыйлар, төрле бушлыкларга кереп китәләр. Кыш кырыс булганда һәм туфрак нык туң булганда, кәлтәләр һәм еланнар саны язын бик нык азая.
Шулай итеп, җылы кыштан соң табигатьтә еланнар, һичшиксез, күбрәк булачак, димәк, без аларны ешрак очратачакбыз, һәм алар күбрәк нәсел дә калдырачаклар әле. Яз бу җәнлекләрдән шүрләгән кешеләр өчен җиңелләрдән булмаячак. Урманнарда һәм бакчаларда сак булырга кирәк, дип кисәтә белгечләр.

Моңардан тыш, илебездәге аномаль җылылык талпаннарның, үрмәкүчсыманнарның, черкиләрнең һәм башка бөҗәкләрнең вакытыннан алда уянуын китереп чыгарырга мөмкин.

Фото: attuale.ru

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: