Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар , 18:55

Кызыклы киңәшләр

Энҗе кебек елмаю телисез икән – ашаганнан соң тешләрегезне чистартмагыз!

Кызыклы киңәшләр
Кызыклы киңәшләр

Ашаганнан соң, тешләрдә азык калдыклары кала, елмаюы ап-ак, сулыш саф булсын өчен аларны алып ташлыйсы килә,. Ләкин ашаганнан соң ук тешләрне чистарту – зур хата.

Газировкадан башлап җиләк-җимешләргә кадәр күп кенә азык продуктларында булган кислоталар теш эмален йомшартырга ярдәм итә. Тешләрне ашаганнан соң ук чистартсаң, теш щеткасы тешләргә зыян китерергә мөмкин. Дөрес тактика: ашаганнан соң авызны су белән чайкау һәм 30 минуттан гына тешләрне чистарту.

 

Аз ашасам, ябыгам дигән фикер – хата!

Кечкенә пакет чипсыны яки зур булмаган пирожныйны бик яхшы ашамлыклар дип саныйсызмы? Сез ялгышасыз! Тәм-томның зур булмаган порциясендә бик күп калорияләр бар, алар вакытында яндырылмаса, ян-якларына салыначак.

Шул ук вакытта бер телем ит, яшелчәләр яки кыяклыларның зур порциясендә калорияләр азрак булачак, ә алар 4-5 сәгатькә туклык хисе белән тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә артык калорияләр весыгызны арттырмыйячак.

 

Көн уртасында йокларга ниятлисез икән — бер чынаяк кофе эчегез.

 Галимнәр иң яхшы йокы – 200 милиграмм кофеин кулланганнан соң дигән нәтиҗәгә килгәннәр, бу 1-2 чынаяк кофега тигез.

 

Хәтерегез начарлыгына зарланасыз икән – ешрак сагыз чәйнәгез.

 Чәйнәү резинкасын куллануның файдасы сулышның сафлыгын яхшыртуда гына түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, согыз чәйнәү баш миенең эшен яхшырт, кешенең концентрациясенә һәм хәтеренә уңай йогынты ясый. Бөтнек тәмме белән сагыз хәтта арыганлык тойгысын һәм арыганлык билгеләрен киметергә сәләтле.

 

Еракка карагыз

Кыска араларга караганда, күзләрегезнең цилиар мускуллары кыскара. Ахыр чиктә, бу мускуллар арый, бу киеренкелек баш авыртуына китерә.

Еракка караганда, күзнең цилиар мускуллары йомшарып китә, шуңа күрә компьютерга, телефонга, китапка, телевизорга озак карап утыра торган гадәтегез булса, һәр 20 минут саен, 20 секунд ераклыкка карап торыгыз.

 

Уянасыгыз килсә – лимонлы су эчегез

Иртән ярты лимон согы белән су эчү – уянуның иң яхшы ысулы.

Лимоннар витаминнарга, туклыклы матдәләргә һәм антиоксидантларга бай, алар энергия дәрәҗәсен күтәрә, ялкынсынуны киметә, иммун системасын яхшырта, тирене чистарта һәм ашкайнатуга ярдәм итә. Ләкин, лимондагы кислота теш эмаленә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә лимон суын су белән суга ботап эчәргә кирәк.

 

Көн саен кимендә бер сәгать саф һавада йөреп, үткәрергә кирәк.

Кеше мие озак вакыт бертуктаусыз туплана алмый, ә безнең тәнебез көне буе утыру өчен яратылмаган.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, иң нәтиҗәлесе-52 минут дәвамында эшегезне кайгыртырга, ә аннары 17 минут дәвамында тулысынча ял итү. Шушы 17 минуттан файдаланып, тышта йөрегез. Бу озак утыруның зарарлы нәтиҗәләренә комачаулап кына калмый, ә баш миенең кан әйләнешен яхшырта, бу исә иҗади фикерләүгә һәм проблемаларны хәл итүгә тиз арада чара табарга ярдәм итә.

 

Фото: tssdent.ru

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: