Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар , 13:35

Кишер рак күзәнәкләрен утерә?

Көндә кишер ашаган кешеләрдә юан эчәктә яман шеш таралу куркынычы — 24 процентка, сөт бизендә 5-8 тапкырга кими.

Кишер рак күзәнәкләрен утерә?
Кишер рак күзәнәкләрен утерә?

Көн саен кирәкле витаминнар дозасын алу өчен зур акчалар сарыф итәргә кирәкми. Гадәти продуктларга игътибар итәргә кирәк, кайчакта файдаллы матдәләр сузылган кул ераклыгында гына диярлек. Бүгенге көн кухнясында закускалар, беренче, икенче ризыклар һәм хәтта десертлар өчен кулланыла торган иң гади кишер турында сөйләшик. Юкка түгел!

  1. Онкологияне профилактикалау

Гомумән, кишердә булган бета-каротин рак авырулары үсеше куркынычын искәртү өчен, кишерне көн саен ашасаң, бер дигән профилактика була. Тикшеренүчеләр түбәндәге саннарны китерә: кишер ашаган кешеләрдә юан эчәктә яман шеш таралу куркынычы — 24 процентка, сөт бизендә 5-8 тапкырга кими.

 

 Моннан тыш, кишер иммунитетны ныгыта

Моңа, барыннан да элек, С витаминының югары булуы, шулай ук кишернең антисептик һәм антибактериаль үзлекләре ярдәм итә. Ул яраларның төзәлүен тизләтә һәм организмның саклану көчләрен ныгыта. Яз көне, авитаминоз чорында, витаминлы салаттан башка булмый.

 

. Кишернең калорияләре аз

Шундый бай минераль һәм витаминлы составы булса да, кишердә нибары 35 ккал, шуңа күрә аны хәтта диетада утырган кешеләргә курыкмый ашарга мөмкин.

 

Кишер – татлылы ризык

Составында каратиноидлар бар, ул организм өчен табигый куркынычсыз татлылык булып тора, хәтта шикәр чире белән авыручыларга да шикләнми ашарга мөмкин аны, чөнки ул кандагы шикәр дәрәҗәсен көйли.

 

 Күзләрнең саләмәтлеге

Кишердәге бета-каротин күзләрнең күрү сәләтен һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итә, макуляр дегенерация һәм өлкәннәрдә тавык сукырлыгы килеп киметә.

 

Сәламәт тешләр

Кишер – искиткеч табигый татлылык, ул тешләрне бозмый, хәтта киресенчә, аларны чисталыкта тотарга да ярдәм итә. Ашаганнан соң кишер кимереп тешләрне йомшак кына чистартартырга ярдәм итә. Ә тагын кишер антиоксидант, авыз куышлыгына йогынты ясый һәм бактерияләр белән көрәшергә ярдәм итә.

 

 Тирене яхшырта

Кишерне ашаганда, аның составына керүче файдалы матдәләр сезнең тирегезне, аның төсен һәм гомуми халәтегезне тукландыра һәм яхшырта. Кишерле косметик чаралар чистарту үзлекләренә ия, бетчәләр һәм ялкынсынулар белән көрәшә.

 

 Ашказанын йомшак чистарта

Кишердә клетчатканың күп булуы өчен, ул ашказанын йомшак кына чистарта. Эч катуны һәм хәтта колоректаль яман шеш үсешен профилактикалый. Сүз уңаеннан, кишер эчәклек юлын гына түгел, бавырны, бөерләрне һәм үт куыгын да чистарта.

 

Көн саен якынча 1-2 уртача кишер тамыры яки якынча 100-200 грамм чи кишер ашарга киңәш ителә. Бу микъдарда организм калорияләр артмыйча кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин ителәчәк.

 

Фото: stockmeier-food.ru

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: