Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар , 13:57

Башкортстанга яз иртә килә!

Бу көннәрдә Башкортстанда яшәүчеләрне чагыштырмача җылы һава һәм кар явымы  көтә, дип хәбәр иттеләр төбәк синоптиклары.

Башкортстанга яз иртә килә!
Башкортстанга яз иртә килә!

Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген көндез юеш кар һәм яңгыр ява, урыны белән уртача явым-төшемгә кадәр. Урал аръягында явым-төшем юк. Кайбер районнарда бозлы яңгыр, бозлавык, чыбыкларда һәм агачларда юеш кар яту, томан, юлларда кар көртләре, кар өеме, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Көндез +2, -3 градус.

 

Чәршәмбе, 29 гыйнварда, янә кар, юеш кар һәм яңгыр, төнлә урыны белән уртача явым-төшем көтелә. Кайбер районнарда бозлавык, чыбыкларга һәм агачларга юеш кар ябышу,юлларның аерым аралыкларында кар өеме, бозлавык. Җил көнбатыштан уртача. Төнлә һәм көндез температура -3, +2 градус.

 

Пәнҗешәмбе, 30 гыйнварда урыны белән кар һәм юеш кар явачак, бозлавык булачак. Җил көнбатыштан, көньякка күчү белән уртача. Төнлә һава температурасы -2, -7 градус.

 

Фото: izvestiaur.ru 

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: