0 °С
Кар
Мәхмүт Хәлит улы 40 елга якын Благовар районы Яңаш авылы мәдәният йортының җитәкчесе булып эшләде. Ул- тормышны сөйләгән, матур, акыллы, намуслы, затлы кешеләр яшәгән чорларның гәүдәләнеше иде. Күпме кешене үз иҗатына гашыйк итеп, тавышы белән таң калдырып яшәгән шәхеснең мәңгелеккә күчүе, күңелләрне яралый. Аеруча аны якын белгән кешеләргә авыр: "Аның кебек намуслы, чиста күңелле кешенең арабыздан китүенә ышанасы килми",-дип югалтулырын авыр кичерә Мәхмүт Хәлит улының танышлары.
Милләтебез һәм мәдәниятыбыз өчен янып яшәгән шәхесне югалту - халкыбыз өчен олы кайгы!
Фото: ВКонтакте