Алоэ яфраклары-хатын-кызларга һәм ир-атларга чәч белән төрле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә торган гипоаллерген продукт. Алоэ баш тиресенә уңай йогынты ясый, кавык, чәч коелу, пеләшләнү кебек проблемалардан ярдәм итә. Үсемлек чәч фолликулаларын активлаштыра һәм тукландыра, киселүче очларыны дәвалый.
Баштагы кавыкны бетерү өчен яңа сыгылган алоэ суын сөртү-иң гади рецепт. Чистартылган яфракларны алып, блендерда вакларга кирәк. Шул сыеклыкны баш тиресенә сөртеп, 25-30 минут тоталар, шуннан соң шампунь һәм 38°С тан да югары булмаган җылы су белән, юып төшерәләр. Нәтиҗәгә ирешү өчен бу ысулны 7-8 көн эчендә кимендә 3 тапкыр кулланырга кирәк.
Фото: in.pinterest.com