0 °С
Кар
Идел буе транспорт прокуратурасы мәгълүматлары буенча, "Опель" иномаркасы белән маневр локомотивының бәрелеше сигнализация чаралары төзек эшләүгә карамастан килеп чыккан.
KazanFirst хәбәр иткәнчә, автомобильдә 54 һәм 56 яшьлек ир белән хатын булган. Рульдәге ир-атның бите җәрәхәтләнгән. Ул госпитализациядән баш тарткан. Хатыны ныграк зыян күргән: баш мие селкенгән, чигә сөяге җәрәхәтләнгән. Зыян күрүчене авария урыныннан ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.
Юлларда сак булгыз!
Чыганак: Башинформ.