Белоруссия зубрларының беренче партиясе Башкортстанга 2023 елның язында алып кайтылды. Күптән түгел тагын бер көтү алып кайтканнар. Республикабыз аларны бик үк ягымлы каршы алмады. Нәкъ менә соңгы ике елда Башкортстанда һава торышы аномалияләр белән гаҗәпләндерде: эсселек һәм салкынлык, корылык һәм коеп яуган яңгырлар бер-берсен уздырырга тырышып, ярыштылар. Әмма табигый парк белгечләре сөйләвенчә, хайваннарның яңа йортларына җайлашуда проблемалар килеп чыкмаган. Кыргый табигатьтә меңнәрчә еллар яшәү дәверендә формалашкан эволюцион тотрыклылык зубраларга төрле шартларга җиңел яраклашырга мөмкинлек бирә икән.
Барлык зубрлар бер көтүгә берләшкәннәр, аларның башлыгы булып олы яшьтәге ана зубр тора. Ул көтүен ертычлардан саклар өчен, аларны үзе белгән юл белән генә йөретә. Әлегә зубрларның табигый паркның башка яшәүчеләре белән күрешеп, конфликтка кергәннәре булмаган. Кыргый табигатьтә аларның аю һәм бүреләрдән башка дошманнары юк, ләкин җирле урман хуҗалары әлегә аларга һөҗүм итәргә курка. Бу хәл булган очракта да, көтүнең күмәк көче, көчле тояклары һәм хайваннарның гаять зур гәүдәләре үз-үзләрен саклауда ярдәм итәргә тиеш.
Ачыкланганча, Башкортстандагы бу зубрлар көтүенең инде 5 бозавы бар.
Фото:rg.ru