Уфа аэропортында очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен авиарейслар кабул итүне һәм җибәрүне туктатканнар.
Һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр Уфа аэропортына да кертелгән.
Соңгы тапкыр Уфа өстендәге күк йөзе 11 гыйнварда ябылган иде. Чикләүләрне ике сәгатьтән соң алдылар. 14 гыйнварда Казан, Түбән Кама, Ижау, Саратов, Ульяновск, Пенза һәм тагын берничә шәһәр аэропортларында рейсларны кабул итүгә һәм очып китүгә вакытлыча чикләүләр кертелде. Моның сәбәбе Казанга БПЛАның һөҗүме. Бу һөҗүм нәтиҗәсендә шәһәр янында газ цистернасы яна башлаган. Зыян күрүчеләр юк. Соңрак Әлмәт хакимияте пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында игълан итте. Шулай ук Саратов өлкәсе Энгельсында сәнәгать предприятиесе дроннар һөҗүме аркасында зыян күргән.
Фото: favt.gov.ru