Мәхәббәт ул ике кеше арасанда булган хис дип әйтү бик гади тоела, бу сүзләр белән мәхәббәтнең чын мәгънәсен ачыкларлык аңлатма биреп булмады кебек.
Мәхәббәт бит бер дә гади хәләт түгел, ул-кешенең бәхетле яки бәхетсез булуын, ялгыз яки парлы булуын да үз эченә ала. Моның белән гына да бетми, мәхәббәт дип ике кеше арасындагы мөнәсәбәтне генә атасак та дөрес булмый бит. Бу сүзгә, әти-әнигә карата булган ярату хисе дә, туган җирең белән соклану мизгелләре дә керә, һәм, әйе, әлбәттә, хатын-кыз белән ир-ат арасында булган иң якты, иң матур хис-тойгыларны да шушы сүз үз эченә ала.
Ә үзен мәхәббәтлемен дигәнче кеше күпме тормыш баскычлары аша үтә икән? Бу олы хискә юнәлгән вакытта, беренче баскычлардан булып гашыйк булу хисе торадыр. Дулкынландыргыч мизгеләр, язгы яфраклар бөреләреннән ярылып, агачка яңа сулыш бирсә гашыйк булу кешегә йөрәктән үткән кан тамырлары аша ярылып, яңа хис бүләк итә һәм яшәешкә башка бертөрле мәгънә өсти. Ул кеше гомерендә була торган иң саф, иң нәфис тойгыларның берседер. Гашыйк булып, күпме җан иясе акылдан язган бит. Димәк ул иң матур гына түгел, иң көчле һәм иң аяусыз тойгыларның берсе дә. Юлыңда яхшы кеше очрамаса, хәлең авыр дигән сүз.
Ә үзегезнең беренче тапкыр гашыйк булганыгызны хәтерлисезме?
...Язның беренче җылы көннәре. Кояш шулкадәр иркәләп нурларын чәчә. Шул нурлар күкрәк аша үтеп, бөтен галәмгә җан җылысын тарата төсле. Бер караштан, бер күрешүдән түгел, бер уйдан канат ярып, очып китәрдәй булып йөрисең. Йөрәгең , күңелең генә гашыйк түгел бит, эчке дөньяңның һәрбер күзәнәге гашыйк. Ә төннәрен? Уйланып, йокысыз чыккан төннәр-иксез-чиксез. Әммә ул иң яшрен, иң кадерле төннәр. Йолдызлар яктырак, ай кул белән кочырлык якынлыкта, әйтерсең бөтен караңгылык, яктылыкка омтыла шул төннәрдә... Ис китәрлек рәхәт мизгелләр.
Мәхәббәт ул гашыйк булу гына түгел. Бер кеше икенче кешегә "яратам" дип әйткән икән, димәк ул җир йөзендә үзенең тугандаш җанын тапкан, димәк шул сүздән соң ул үзенең эзләнүләрен туктататырга ризалык бирә һәм киләчәк тормышын мәхәббәтле булып, яратып, яратылып яшәргә әзерлеген аңлата.
Эх, чыннан да шулай җиңел булса! Әмма тормыш бит ул, тормыш булгач, бар да була. Мәхәббәт ничек канатландырган, шулай тиз аяктан егарга дә сәләтле. "Яратам"-дип әйткәнеңнең һәр хәрефе акланырга тиеш була инде.
Гашыйк булулары белән кешеләр яңа сәләтләргә дә ия булалар. Яраткан кешеләренә багышлап шигырьләр, җырлар язалар
Мәхәббәтне бары тик гади хис, тойгы дип әйтеп булмый. Мәхәббәт өчен кешеләр гөмерләрен корбан итә, мәхәббәт көч бирә, дәрт өсти, ышандыра, елата, кайгырта, үкендерә, ярсыта, шатландыра, балкыта, мәхәббәт-ул яшәешнең үзе дисәм дә ялгышмам.
Мәхәббәт көндез яки төнлә түгел, мәхәббәт минут саен ике кешенең тырышуын сарыф итүче, Адәм баласына Ходай тарафыннан бирелгән иң зур бүләк.
Фото: uleporada.ru