Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 11:10

Мошенникларның өч иң популяр схемасы

Башкортстанда 2024 елда җинаятьчеләр гамәлләреннән гомуми зыян 2,3 миллиард сумнан артып киткән. Кешеләрне акчасыз калдыруның киң таралган ысуллары нинди?

Мошенникларның өч иң популяр схемасы
Мошенникларның өч иң популяр схемасы

Беребез өчен дә сер түгел бүгенге көн мөмкинлекләре белән мошенниклар халыкны ничек кенә төп бышына утыртмый. Башкортстанда 2024 елда җинаятьчеләр гамәлләреннән гомуми зыян 2,3 миллиард сумнан артып киткән.

Кешеләрне акчасыз калдыруның киң таралган ысуллары нинди?

Иң ешы мошенниклар төрле элемтәләр  операторлары булып кыйланалар.

Танылган телекоммуникация компанияләре белгечләре кыяфәтендә мошенниклар "Госуслуги"да кеше аккаунтына керү мөмкинлеген алырга тырышалар. Ә аннан инде алар корбан итеп сайлаган кешенең телефонында булган бар мәгълүматны үз номерларына адреслауны көйлиләр. Бу киләчәктә төрле операцияләрне раслау өчен эшләнә: абонентның банк карталарыннан акча чыгару, аңа кредит рәсмиләштерү.

Тагын бер ысул– мошенниклар эш бирүче булып элемтәгә керәләр.

Булачак эш бирүче белән әңгәмә – дулкынландыргыч процедура. Кайчак мошенниклар эш эзләүчеләрнең каушавыннан файдалана һәм онлайн-очрашу вакытында ук шәхси мәгълүматларны урлый. Булачак эш бирүче кыяфәтендә мошенниклар әңгәмә үткәрә, анда алар кандидаттан зум вакытында ук анкета тутыруын сорый. Аның беренче пункты-карта номеры. Алданучыга җинаятьчеләр, әлбәттә, акча түләргә вәгъдә итәләр.  Чынбарлыкта исә бернинди акча түләү турында сүз алып барып булмый, алданучыны гына ыштансыз калдырырга мөмкинлек ачыла.

Узган елда яна борылышлар алган ысул–танышлардан шалтыратулар. Якыннарыгыздын хәбәрләр алу да ялган булырга мөмкин.

Җинаятьчеләрнең тагын бер тактикасы-корбанның якыннары яки дуслары өчен акча сорап хәбәрләр тарату. Корбанның хисләрендә уйный һәм аның туганы бәлагә эләккән, дип хәбәр итә.Мондый алдау ысулында мошенниклар хәзерге заман технологияләрен актив кулана. Әгәр элек аферистларга ялган тавыш белән театр спектаклен уйнарга туры килсә, хәзер алар өчен моны ясалма интеллект эшли. Җинаятьчеләр кешенең аккаунтына кереп, тавышлы хәбәрләрен күчереп алалар һәм алар нигезендә алга таба алдау өчен монолог төзиләр.

Мондый очракларга эләкмәс өчен, беренче чиратта, килгән мәгълүматны кат-кат тикшерү кирәк. Сезнең белән аралашучы мошенник булса-ул гади кеше түгел, яхшы психолог та. Кабаланырга, каушап калырга ярамый, алдакчыларга күбрәк шәхси сораулар бирергә кирәк алдакчыларга. Бушканың атасы белән анасы күптән үлгән, шуны онытмагыз!

 

Чыганак: news2.ru

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: