Барлык яңалыклар
10
Новости
2 гыйнвар , 10:32

Водительләргә сөенче

Машина йөртү таныклыгыгызның  2025 елда вакыты чыга идеме? Кайгырмагыз, сезнең өчен яхшы яңалык бар!

Водительләргә сөенче
Водительләргә сөенче

2025 елда вакыты чыгучы машина йөртү таныклыкларының тәэсире автомат рәвештә өч елга озайтылды. Бу хакта Русия хөкүмәте карары чыкты. Яңалык шәхси һәм эш максатларында транспорт чаралары белән идарә итүче машина йөртүчеләргә кагыла.

Әмма автомобильчеләр, теләкләре  булса, таныклыкларын яңага алыштыра ала. Шулай ук, әгәр транспорт чарасы хуҗасының шәхси мәгълүматлары үзгәрсә яисә таныклыгы яраксыз хәлгә килсә, документны мәҗбүри рәвештә алмаштырырга кирәк. Таныклык югалган яки урланган булса, хуҗасының сәламәтлеге үзгәрсә һәм транспорт белән идарә итүдә башка төр каршылыклар барлыкка килсә дә ГАИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. 

Чыганак: ТАСС. 

Водительләргә сөенче
Водительләргә сөенче
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: