Русия Президенты Владимир Путинның бу хакта указы дөнья күрде. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.
Русиядә үзенең хокукый хәлен җайга салырга теләк белдергән чит ил гражданнары биометрик шәхси мәгълүматлар бирергә, наркотик, психотроп матдәләр куллану предметына медицина тикшерүе узарга, инфекцияләр юклыгы, рус телен белүе турында документлар китерергә, мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары юклыгы, аңа эшкә яки вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирүгә каршы килүче нигезләр булмау турында хәбәр итәргә тиеш.
РФ Кораллы көчләрендә хезмәт үтү өчен контракт төзегән чит ил гражданнары илдән депортацияләнә алмый. Бу нигезләмә ил иминлегенә куркыныч тудыручы, шул исәптән террорчылык һәм экстремистик эшчәнлеккә ярдәм итүче чит ил кешеләренә кагылмый.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Freepik.