0 °С
Кар
Уфада ун яшьлек кыз таудан шуганда имгәнгән. Бу күңелсез хәл Зәки Вәлиди урамындагы 2нче санлы йорт янында булган. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
Әлеге участокта шуу ярамавы турында белдерү урнаштырылган булан. Кыз анда әти-әнисе белән бергә килгән.
Уфа шәһәренең гражданнарны яклау идарәсе шул хакта кисәтә: рәсми боз шәһәрчекләре яисә тау шуу өчен яраклаштырылган махсус мәйданчыклардан башка урыннарда тау шуу хәвефле.