Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь , 12:47

Узган тәүлек мошенникларны янә баеткан

Җиде алдау очрагы ачыкланган. Башкортстанлылар бер тәүлек эчендә аферистларга 5 миллион сумнан артык акча күчергән.

Узган тәүлек мошенникларны янә баеткан
Узган тәүлек мошенникларны янә баеткан

Алданган гражданнар арасында 61 яшьлек уфалы бар. БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аңа билгесез кеше шалтыратып,  янәсе дә, җинаятьчеләрнең мошенник гамәлләр кылырга тырышуларын хәбәр иткән. Аннары, дәүләт учреждениеләре һәм хокук саклау органнары "хезмәткәрләре"ннән  шалтыратулар булган. Җинаятьчеләргә ышанып, ир-ат аларның күрсәтмәләрен үтәгән. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләргә 200 мең сумнан артык шәхси тупланмаларны һәм 1,1 млн сумнан артык кредит алып, шуны күчергән. Барлык 1,5 млн сумга якын тәшкил иткән,  "мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Сезгә телефоннан билгесез кешеләр шылтыратканда, бик сак булыгыз! 

Чыганак: Башинформ.

Узган тәүлек мошенникларны янә баеткан
Узган тәүлек мошенникларны янә баеткан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: