Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь , 12:57

Тиешле булмаган пособиене алган

Бер хатын вафат булган инвалид кызы өчен дүрт ел буе түләүләр алган.

Тиешле булмаган пособиене алган
Тиешле булмаган пособиене алган

Ишембай районара прокуратурасы 45 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады.

2013 елдан бу хатын-кыз инвалид дип танылган кече яшьтәге кызын тәрбияләү буенча пенсияләр һәм башка социаль түләүләр алган. 2020 елның апрелендә бала вафат булуга карамастан, әни кеше бу факт турында  пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының территориаль бүлегенә хәбәр итмәгән һәм акча алуын дәвам иткән.

2020 елның маеннан 2024 елның мартына кадәр хатын-кызның банк счетына 1,5 млн сумга якын акча кергән, аларны  ул үзе теләгәнчә кулланган. Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм китерелгән зыянны түләгән. 

Чыганак: Башинформ.

Тиешле булмаган пособиене алган
Тиешле булмаган пособиене алган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: