Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь , 09:42

Балаларга шатлык

Уфада Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә күңелле аш-су бәйгесе үтте.

Балаларга шатлык
Балаларга шатлык

Тәмле бутербродлар, җиләк-җимеш һәм татлы мамык - бу тәмлекәчләр Уфада Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төшке аш өстәлләрне бизәде.

Бөтендөнья инвалидлар көненә багышланган чарада чын кулинар бәйгене учреждение тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары өчен  "Эко-Пышка" компаниясе белән берлектә "Дортрансстрой" юл-төзелеш компаниясе оештырды.

14 яшь пешекче ике командага бүленде - "Поварешка" һәм "Күңелле ватрушка". Алар алъяпкыч, чепчик һәм перчаткалар киделәр һәм кулинар көрәш башланды. Беренче карашка гади, ләкин бик оригиналь ризыклар әзерләргә, һәм өстәлне бизәргә аларга "Эко-Пышка" профессиональ пешекчеләре ярдәм итте.

Конкурсның беренче этабында балаларга бер үк төрле азык-төлек җыелмалары - ветчина, сыр, салат, кыяр, помидор, икмәк телемнәре өләштеләр. "Поварешка" командасы бутерброд-кораблар әзерләде, ә "Күңелле ватрушкалар" дизайнер бургерлары ясады.

Кулинар бәйгедә җиңелүчеләр юк иде: «Поварешка» командасы «Иң оригиналь ризык» номинациясендә җиңде, ә «Күңелле ватрушка» - «Иң оригиналь бәйрәм өстәле» номинациясендә җиңүче булды.

Шулай хәйриячеләрнең башка бүләкләре дә күп иде.

Чыганак: Башинформ.

Балаларга шатлык
Балаларга шатлык
Балаларга шатлык
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: