9 декабрьдә республикада һава шартларының начараюы көтелә, юлларда урыны белән бозлавык булуы мөмкин, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе.
Башгидрометцентр фаразы буенча, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә һава температурасы -10,-15°; урыны белән -18,-23°, көндез -5,-10°.
Җәрәхәт алу ихтималын киметү өчен чаралар күрегез. Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча, сак кына хәрәкәт итегез. Өлкән кешеләргә таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр таеп китсәгез, тизрәк утырырга тырышыгыз.
Бозлавыкта водительләрдән аеруча саклык таләп ителә.
Телефоннар:
112 - ашыгыч хезмәтләр;
01 (101) - янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар;
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе: 8 (347) 222-87-89.
Чыганак: Башинформ.