-5 °С
Болытлы
Уфада төзелеш мәйданчыгында төзелеш краны ауган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча төп идарәсе хәбәр итә.
20 метр биеклектәге кран Сипайлово урамында күп катлы торак йорт төзелешенә урнаштырылган булган. Кран ауган чакта кабинасында ике монтажчы булуы билгеле. Аларның баш мие селкенгән, күкрәк читлекләре имгәнгән, зыян күрүчеләрне хастаханәгә илткәннәр.
Һәлакәт шартлары һәм сәбәбе ачыклана.
Чыганак: Башинформ.