Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь , 08:53

Уфада буяу склады янган

Кичә төнлә Уфаның Нижегородка бистәсендәге лак-буяу склады бинасында көчле янгын чыккан.

Уфада буяу склады янган
Уфада буяу склады янган

Янгын сүндерүчеләр аны төнге икедә сүндерүгә ирешкән. Бу хакта Башкортстан  буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, янгын мәйданы 2000 кв. м тәшкил иткән. Янгынны сүндерү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов җитәкчелек иткән. Зыян күрүчеләр юк.

Янгынны сүндерүгә 46 белгеч һәм 14 берәмлек техника җәлеп ителгән. 

Чыганак: Башинформ.

Уфада буяу склады янган
Уфада буяу склады янган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: