Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь , 21:39

В.Путин форумда катнашучыларны сәламләде

Русия Президенты Владимир Путин Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең ХХ форумы пленар утырышында катнашучыларны Астанадан онлайн-форматта сәламләде. Дәүләт башлыгы бу көннәрдә Казахстанга ике көнлек дәүләт визит белән барды.

В.Путин форумда катнашучыларны сәламләде
В.Путин форумда катнашучыларны сәламләде

Владимир Путин  ассызыклаганча, Уфада Русия Федерациясенең 30 субъекты һәм  Казахстаннан 13 өлкә вәкилләре җыелган. Алар нәкъ менә ике яклы партнерлык элемтәләрен киңәйтү буенча практик эшчәнлеккә актив җәлеп ителгән регионнарның вәкилләре. Форумда катнашучыларның барысы да конкрет нәтиҗәләргә ирешүгә, яңа проектларны гамәлгә ашыруга әзер. Бу хакта, аерым алганда, имзалау өчен билгеләнгән төбәкара килешүләр һәм меморандумнар, коммерция контрактларының  саллы пакеты сөйли, диде Президент.

Фото: Евгений Немков.

В.Путин форумда катнашучыларны сәламләде
В.Путин форумда катнашучыларны сәламләде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: