Күренекле блогер һәм спортчы Рөстәм Нәбиев Русиянең “Белем” премиясенә дәгъва ителүчеләр исемлегенә кертелгән. Әлеге премия 2021 елдан алып тапшырылып килә, ул фән, мәгариф, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнүчеләргә бирелә. Беренче этапта исемлеккә керүчеләр жюри алдында үзләренең проектларын яклый, икенче этапта халык алар өчен тавыш бирә. Анысы алдагы елның февраль аенда узачак.
2022 елда Рөстәм Нәбиев Африкадагы Килиманджаро, 2023 елда Көньяк Америкадагы Аконкгуа тавын яулады. Альпинизм белән шөгыльләнүен ул дөньядагы иң биек тау – Эверестны яулаганнан соң туктатырга җыена. Узган елны Русия Президенты Владимир Путин аңа “Дуслык” ордены тапшырды.
Рөстәм Индира белән ике кыз үстерә.
Фото Рөстәм НӘБИЕВ архивыннан.