Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2024, 13:57

Казахстаннан рәсми делегация килде

Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумы дәвам итә.

Казахстаннан рәсми делегация килде
Казахстаннан рәсми делегация килде

27 ноябрьдә Уфага рәсми визит белән Казахстан Премьер-министры урынбасары - Казахстан Хөкүмәте аппараты Җитәкчесе Галимҗан Койшыбаев, Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Ермек Кошербаев, Кустанай өлкәсе хакиме Кумар Аксакалов, Павлодар өлкәсе хакиме Асаин Байханов һәм Төньяк Казахстан өлкәсе хакиме Гауез Нурмөхәмбәтов килде.

Уфа аэропортында делегацияне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.  Галимҗан Койшыбаев һәм башка кунаклар Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең XX форумы чараларында катнашачак. Визит кысаларында делегация вәкилләренең республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуы, Русия һәм Казахстанның уртак проектлары күргәзмәләрендә һәм халык сәнгате экспозицияләрендә, шулай ук социаль һәм мәдәни объектларда булуы планлаштырыла.

Чыганак: glavarb.ru.

 

Казахстаннан рәсми делегация килде
Казахстаннан рәсми делегация килде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: