Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь , 11:48

Иске Калмашта әдәби чара

Чакмагыш районының Иске Калмаш урта мәктәбендә үткән әдәби очрашуда Резеда Шакирова һәм Руниза Даутова укучыларны нәфис әдәбият иленә әйдәде.

Иске Калмашта әдәби чара
Иске Калмашта әдәби чара

Резеда Шакирова һәм Руниза Даутова бүген актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә.

Резеда Шакированың быел Башкортстан "Китап" нәшриятында балалар өчен "Шук буран" китабы дөнья күргән иде. Бу китап – Резеда Шакированың икенче хезмәте. Беренчесе ("Рәнҗешләр дә салкын карлар кебек", 2017), электрон рәвештә булып, өлкәннәргә тәгаенләнгән. Резеда ханым шулай ук әдәби тәнкыйть, тел белеме өлкәсендә дә актив эшли. Татар телендә парлы сүзләр сүзлеген төзегән, редупликатлар сүзлеге төзү белән мәшгуль.

Руниза Даутова тумышы белән Калмашбаш авылыннан. Иске Калмаш авылына кияүгә чыгып, бу авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытуын дәвам итә, бүген хаклы ялда. Байтак шигырьләр, җыр текстлары авторы. 

Иске Калмаш авылында яшәүчеләр аларның иҗатын күзәтеп бара, иҗади уңышларына сөенә. Мәктәптә үткән очрашуда укучылар якташ иҗатчыларның тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләрнең язылу тарихлары белән танышты, чара видеопрезентацияләр белән баетылды. 

Авторлар үзләренең балачак һәм яшьлек еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде, каләм тибрәтә башлаган яшьләргә үтемле киңәшләрен җиткерде, китапханәгә үзләренең яңа китапларын бүләк итте. Туган якка, мәхәббәткә багышланган шигырьләр яңгырады.  Әдәби очрашу балалар күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды.

Чыганак: "Игенче" гәзите сайты.

Иске Калмашта әдәби чара
Иске Калмашта әдәби чара
Иске Калмашта әдәби чара
Иске Калмашта әдәби чара
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: