0 °С
Болытлы
Бөре районында күп балалы гаилә урамда калган - янгын аларның йортын юкка чыгарган. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Кузы авылындагы Яшьләр урамында йорт янган.
Әни ишек алдында эшләп йөргән. Янгынкисәткечнең тавышын ишеткәч, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының урындагы хезмәткәрләре, авыл кешеләре белән берлектә, 80 квадрат метр мәйданда ачык янгынны сүндергән.
Янгынның сәбәпләрен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы тикшерә. Беренчел версия буенча, янгын төзек булмаган электр җиһазлары аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.
Чыганак: Башинформ.